Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта балалар ялын оештыру эше Хөкүмәт бәясен алды

Нурлат районында балаларның җәйге ял һәм сәламәтләндерүен оештыру эше республикада иң яхшылар арасында дип билгеләп үтелде.

Бу хакта балалар һәм яшьләрнең ялын, аларның мәшгульлеген оештыру буенча Ведомствоара комиссиянең быелгы җәйге сәламәтләндерү кампаниясе нәтиҗәләренә багышланган күптән түгел үткән видеорежимдагы утырышында әйтелде. Анда ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев һәм ТР Дәүләт Советы депутаты, "Бердәм Россия" партиясе Татарстан төбәк бүлегенең башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев та катнаштылар. Рәсми өлештән соң, балалар ялын оештыруда "иң-иңнәр"не билгеләп үттеләр. "Заречный" җитәкчесе Наталья Тюкаевага Премьер-министр урынбасары Васыйл Шәйхразиев 2014 елда балалар ялын оештыруга зур өлеш керткәне өчен Рәхмәт хаты тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат