Нурлатта балигъ булмаганнарга хәмер сатучылар юк
"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе, "Яшь гвардия" оешмасының Нурлат штабы әгъзалары һәм алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре белән берлектә "Халык контроле" рейды үткәрделәр.
Рейд барышында балигъ булмаганнарга спиртлы эчемлекләр сатуны тикшерү максат ителгән булган. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, кагыйдә бозу очраклары ачыкланмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев