Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта балык тотарга ярату суга батуга китергән

Бүген Кондырча елгасының Түбән Нурлаттан ерак булмаган урынында Нурлат шәһәрендә яшәгән 1970нче елгы бер ир-ат суга батып үлгән.

- Безгә суга бату турында хәбәр көндезге 11нче яртыда керде, - ди 125нче янгын часте начальнигы Илһам Курамшин. - Урынга эзләү төркеме чыкты. Әмма монда елганың үзәне, җир асты чишмәләре дә күп. Эзләү нәтиҗә бирмәгәч, Алексеевскидан водолазлар чакырттык. Мәетне елга ярыннан ике метр ераклыкта, 3 метр тирәнлектән чыгардылар.
Якыннары әйтүенчә, әлеге ир-ат балык тотарга яраткан, бу юлы Кондырчага төнге 12дә бер иптәше белән велосипедларда чыгып киткән. Иртәнге якта кармагын суга ташлаганда, ялгыш элмәге киеменә эләгеп, суга төшеп киткән. Елга яры текә булу сәбәпле, үзе дә чыга алмаган, иптәше дә ярдәм күрсәтергә өлгермәгән. Өстәвенә, ир-ат озак еллар буена эпилепсия белән дә чирләгән, авыруының өянәге еш кабатлана торган булган.
- Балык тоту өчен сөзәк урыннарны сайларга кирәк. Урын текә булмаса, бәлки бу хәл үлем белән тәмамланмаган да булыр иде, - дип искәртә янгын часте начальнигы һәм тагы бер кат су буйларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерә. - Коену өчен билгеләнмәгән урыннарда, спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң суга кермәскә. Җәйге каникуллар чорында балаларга карата аеруча игътибарлы булырга.
Районда бу быел 4нче суга бату очрагы инде. Беренче өч фаҗига май аенда теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат