Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта балык тоту буенча турнир узды

29 июньдә Егоркино авылы янындагы буада "Сува" республикасы газетасы призына балык тоту буенча спорт ярышы үткәрелде.

Һава торышы көйсез булса да, Кубок өчен көрәшергә теләүчеләр шактый җыелды. Шул рәвешле, турнирда катнашу өчен 57 балыкчы теркәлде. Әмма финалга кадәр бары тик кыюлар һәм түземлеләр генә җитә алды. Алар арасында иң яшь катнашучы - Егоркинодан ун яшьлек Никита Трофимовны аерым әйтеп үтү кирәктер. Өстәвенә, Никита иң беренче булып иртәнге бишенчедә үк язылган иде. Иң өлкән балыкчы 1941 елгы Әгъдәс Хөсәенов булды.
Турнирда безне районнан гына түгел, Әлкидә дә балык каптырырга яратучылар катнашты. Тик приз фондын тулысынча диярлек нурлатлылар бүлеп бетерде. Моңа һава шартлары да үз йогынтысын ясагандаыр, мөгаен. Әмма, тамашачылардан берәү әйткәнчә, мондай һава торышының әһәмияте юк, барысы да җиңүгә омтылыштан тора. Һәм менә балыкчылар үз урыннарын алыдалр, кармаклар суга салында. Беренче балык үзен озак көттермәде. Уңыш Алексей Лапинга елмайды. Ә ярыш нәтиҗәләре буенча иң күп "байлфк" Олег Леваковта булды. Иң эре балыкны Сергей Ендиряков каптырды. Валерий Белов "Балыкларның иң киң таралган төре" номинациясендә билгеләп үтелде. Иң көтелмәгән балык Николай Илеверовка эләкте: ул иң эре рак тотты. Турнирның чемпимоны исеменә һәм "Сувар" газетасы Кубогына Нурлаттан Николай Осетров лаек булды. Аңа үз шөгыленә ятышлы шундый фамилиясе дә булышкандыр әле, дип шаярткаладылар. II урынны Сергей Ендиряков, ә IIIне Александр Осипов алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат