Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта БДИ тапшыру пункты он-лайн трансляцияләнәчәк

Алда торган дәүләт йомгаклау аттестациясенең кайбер яңалыклары турында сишәмбе көнне узган видеобрифингта хәбәр иттеләр.

Нурлатта БДИ пункты ике - 1нче һәм 2нче мәктәптә узачак. Быел районда дәүләт имитиханнарын барлыгы 392 кеше тапшырыр дип көтелә. Шуларның 385е XI сыйныф укучылары булса, 7се - узган елгы чыгарылышлар.
- Быелгы дәүләт имитиханнарының яңалыкларыннан берсе - видеокүзәтү камералары урнаштыру, - ди БДИ буенча кооординатор Неля Гыйззәтуллина. - Шәһәрнең 2нче урта мәктәбендә урнашкан пунктта имтиханнар он-лайн трансляцияләнсә, 1нче урта мәктәптә урнашкан пунктта ул оффлайн режимда узачак. Хәзер шәһәрнең 2нче мәктәбендә һәр аудиториядә камералар урнаштыру бара. Федераль бюджет аша әлеге эшләрне "Ростелеком" хезмәткәрләре башкара.
Дәүләт имтиханнарының беренчесе 26 майга билгеләнгән. Быел имтиханнарга керү дә ныклы "фильтрация" аша узачак. Бу-паспорт, имтиханга кертү - кертмәү турындагы пропуск һәм полиция хезмәткәрләренең металлодетектор белән тикшерүе. Моннан тыш, БДИ тапшыру турындагы сертификатлар тулысынча электрон төрдә һәм документның яраклылык срогы 4 ел булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат