Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта Бөек Ватан сугышы ветераны, Социалистик Хезмәт Герое Зәки Тимерҗанов кабере өстендә истәлек тактасы ачтылар

12 майда Нурлатта Бөек Ватан сугышы ветераны, Социалистик Хезмәт Герое Зәки Тимерҗанов кабере өстендә истәлек тактасы ачтылар. Бу көнне митингка ветераннар, нефтьчеләр һәм район җитәкчелеге җыелган иде. Чарада катнашкан "Татнефть" ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, район башлыгы Равиль Кузюров, "Татбурнефть" җәмгыяте җитәкчесе Ринат Шәфигуллин һәм хезмәттәшләре 41 ел гомерен...

- Татар нефтенең беренче ачучыларыннан булган Зәки Тимерҗанович хезмәт юлын гади бораулаучы ярдәмчесеннән башлап әлеге тармакның иң оста һөнәрмәне булып җитешә, - диде чарада катнашкан "Татнефть" ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев. - Разведка бораулавы командиры безнең күңелләрдә мәңге яшәячәк.
Тумышы белән Зәки Тимерҗанович Баулы районыннан булса да, Нурлат районы үсешенә шактый өлешен керткән. Бүген шәһәребез урамнарының берсе аның исемен йөртә.
Район башлыгы Равиль Кузюров Бөек Ватан сугышы ветераны, Социалистик Хезмәт Герое Зәки Тимерҗанов белән шәхсән таныш булмаса да, аның улы Ринат Тимерҗанов белән аралашу аңа әлеге гади, киң күңелле шәхес турында белергә ярдәм иткән.
- Зәки Тимерҗанович яшь буынга үрнәк булып торсын иде. Нефтьчеләргә аеруча рәхмәт. Алар район тормышы үсеше өчен шактый өлешләрен кертәләр.
Һәр чыгышта Зәки Тимерҗановичның эшләре белән беррәттән Нурлат бораулаучыларының уңышлары хакында бик матур сүзләр әйтелде митингта.
Зәки абыйның хезмәттәше, мактаулы нефтьче, Бөек Ватан сугышында катнашкан Николай Коноваловка аның белән 1966 елда танышырга насыйп булган.
- Мине Лениногорск районыннан бирегә баш инженер итеп җибәрделәр, - ди Николай Коновалов ул елларны искә алып. - Искиткеч хезмәт сөючән, киң күңелле, бораулау остазы булды безгә.
Митингка Зәки абыйның гаиләсе дә килгән иде. Ике кызы һәм улы, оныклары, җәмәгате якын кешеләрен онытмыйча, хөрмәтләүләренә бик рәхмәтле булдылар. Республика, район нефтьчеләренә, район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре җиткергән Ринат Тимерҗанов әтисенең һәрвакытта тынгысыз һәм тыйнак булуын, үзләренең балачакларын җылы итеп искә алды.
Митинг нефть ветераны Зәки Тимерҗановның каберенә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат