Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта Бердәм дәүләт имтиханнары башланды

26 майда районның 30га якын чыгарылыш сыйныф укучысы география һәм әдәбият фәннәреннән Бердәм дәүләт имтиханы тапшырды.

Шәһәрнең 2нче урта мәктәбендә урнашкан пунктта ныклы контроль. Имтихан комиссиясе һәм Мәгариф өлкәсендәге контроль һәм күзәтчелек департаменты әгъзалары журналистларны да аудиторияләргә түгел, ишектән дә уздырмады.
Шәһәрнең 1нче урта мәктәбе чыгарылышы Лиза Ковшова бүген рус әдәбиятыннан белемен сынады.
- Ике ел әзерләнәбез инде,- ди ул. - Әмма барыбер дулкынланам. Алга таба Мәдәният юнәлешендә үземне сынап карыйсым килә. Шуңа да әлеге вузга керү өчен рус теле, әдәбият һәм математика буенча төпле белем кирәк.
Мәгълүматлардан күренгәнчә, имтихан нәтиҗәләре 6-9 июньдә билгеле булачак. 11 июньгә кадәр барачак имтиханнарда 394 чыгарылыш һәм узган елгы 8 укучы катнашачак. Беренче мәҗбүри имтихан - рус теле 29 майга билгеләнгән.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X