Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсенә секретарь сайланды

Бүген, 14 сентябрьдә, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсенең XXVI конференциясе утырышы үтте.

Анда Нурлат шәһәре башлыгы Алмаз Әхмәтшин, ТР Дәүләт Советы депутатлары Шамил Яһудин, Илгиз Салихов, Рәис Сөләйманов, ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков катнаштылар. Көн тәртибендә өч сорау каралды. Конференция делегатлары Нурлат муниципаль районы башлыгы – Нурлат районы Советы рәисе вазифасына Алмаз Әхмәтшин кандидатурасын тәкъдим иттеләр. Шулай ук яшерен тавыш бирү юлы белән “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе секретаре итеп Алмаз Сәлимович Әхмәтшин сайланды.

Секретарь вазифасына сайлануы белән Алмаз Сәлимовичны ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков котлады.

Реклама

Конференциядә шулай ук сайлау кампаниясе йомгаклары каралды. Утырыш партиянең актив әгъзаларын Мактау грамоталары белән бүләкләү һәм партия билетлары тапшыру белән төгәлләнде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X