Беренче суыклар һәм юллардагы бозлавык инде нәтиҗәләрен дә күрсәтте.
20 октябрьдә район юлларында барлыгы 6 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. ЮХИДИнең пропаганда инспекторы Ринат Мөгайнетдинов әйтүенчә, машина йөртүчеләр транспорт көпчәкләрен алмаштырырга өлгермәгән икән. Юл инспекторлары бу эшне тиз арада башкарырга чакыра.