Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта беренче сыйныфка кабул итәләр яңа кагыйдәләр белән

​​​​​​​1 апрельдән балаларны беренче сыйныфка кабул итү кагыйдәләре үзгәрде.

 Хәзер балаларны гомумбелем бирү учреждениеләренә ике этапта кабул итәчәкләр: 1 апрельдән 30 июньгә кадәр һәм 6 июльдән 5 сентябрьгә кадәр. Әлеге этаплар нәрсәсе белән аерыла, алар кемнәргә каралган һәм беренче сыйныфка кабул итү кагыйдәләренә тагын нинди үзгәрешләр кертелә? Әлеге сорауларга район башкарма комитеты мәгариф идарәсенең башлангыч белем буенча методисты Анастасия Осипова җавап бирде.

– Булачак беренче сыйныф укучыларының ата-аналары мәктәпкә кабул итү турындагы гаризаларын 1 апрельдән бирә башладылар. Бу мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче яисә балалары беренче сыйныфка кергәндә өстенлекләре булган гаиләләргә кагыла. Мондый ата-аналардан гаризалар кабул итү 30 июньдә тәмамланачак. Әгәр дә бала мәктәп караган микрорайонда яшәмәсә, аның әти-әниләре гаризаны 6 июльдән генә тапшыра алачак. Кабул итү мәгариф учреждениесендә буш урыннар тулганчы, әмма 5 сентябрьдән дә соңга калмыйча тормышка ашырылачак, – дип сөйләде ул.

Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы аша да юлларга була. Әмма кабул ителүне раслау өчен 5 көн эчендә барлык кирәкле документлар белән мәктәпкә килү зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев