Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлатта беренче территориаль иҗтимагый үзидарә эшли башлады

    Шәһәрдә 1нче номерлы Территориаль Иҗтимагый Үзидарә (ТИҮ) шикәрчеләр микрорайонында оешты. Ул "Шикәр заводы" ТИҮ дип атала һәм шикәрчеләр микрорайоны территориясен үз эченә ала. Аны Татьяна Фадеева җитәкли.

    ТИҮ нурлатлылар өчен үзидарәнең яңа формасы әле. Ул шул территориядә яшәүчеләргә җирле дәрәҗәдәге мәсьәләләр буенча үз инициативаларын тормышка ашырырга ярдәм итү максатыннан оештырылган. Советлар Союзы чорында шуңа охшаш функцияләрне ЖЭКлар башкарган үзе, әмма дәүләт таркалганнан соң бу эш туктатылган. Һәм хәзер бөтен Россия буйлап территориаль иҗтимагый үзидарәләр төзү актив бара.
    "Шикәр заводы" ТИҮ быелның февраль аенда Нурлат шәһәре Советы карары белән оешкан, аның Уставы булдырылган, ТИҮнең Советы оешкан, инициативаны район башлыгы Равил Кузюров та хуплаган. Кичә ТИҮнең 3нче мәктәптә шул микрорайонда урнашкан оешма-предприятие, белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре, район һәм шәһәр Советлары депутатлары һәм җирле халык катнашында үткән беренче җыелышында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Нәгыйм Сафиуллин үзидарә рәисенә ТИҮнең Таныклыгын тапшырды. Биредә үк иҗтимагый үзидарәнең эш планы кабул ителде. Анда шикәрчеләр микрорайонын төзекләндерү, төрле мәдәни-массакүләм чаралар үткәрү һәм башка төрле эшләр бар. Тиздән ТИҮнең үз бинасы булачак, һәм анда җирле халык үзләренең инициативалары белән теләсә кайсы вакытта мөрәҗәгать итә алачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: