Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта быел беренче суга батып үлүче теркәлгән

7 июль көнне Бутаиха янындагы буада ир-атның суга батуы турында хәбәр 125 янгын частена көндезге 14 сәг. 55 минутта керә.

Аны 15 минут үтүгә авыл кешеләре тартып чыгарырга өлгерсәләр дә, 31 яшьлек Е. инде якты дөнья белән хушлашырга өлгергән була. Россия МВДсының Нурлат районы бүлегеннән әйтүләренчә, вакыйга таныш схема буенча бара: мәрхүм дуслары белән аракы эчеп алганнан соң, су керергә ниятли, ә ахыры - билгеле инде. Бу - коену сезоны башланганнан бирле райондагы беренче батып үлү очрагы. Эссе көннәрдә спиртлы эчемлек белән мавыгып, өстәвенә "колачлап" йөзеп тә хозурланырга яратучыларга сабак булсын иде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат