Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлатта: өч көндә дүрт янгын

    Узган җомга көнне Чулпанда торак йорт янган.

    Күзәтчелек эшчәнлеге бүлегендә сәбәбен дә әйттеләр: исерек хәлдә тәмәке тартканда саксызлык.
    Якшәмбе көнне Абляскинода бер хуҗалыкта мичнең төзек булмавы сәбәпле, мунчада янгын чыга. Шул ук көнне кичен Нурлатта Яшьлек микрорайонындагы автостоянкада бер машинага ут каба.Машинаның аккумуляторы юкка чыккан була, ОНД моны ут төртү дип фаразлый, хәзер тикшерү бара. Бу атна да "ялкынлы" башланды. Яңа Иглайда бер хуҗалыктагы мунчаның түбәсе яна. Сәбәе - мичнең төтен юлындагы төзексезлек.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: