Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлатта чия чәчәк аткан

    Без табигатьнең гадәти булмаган күренешләрен күзәтүебезне дәвам итәбез.

    Узган елда район газетасы көзен чәчәк аткан гөлҗимеш, алмагачлар турында язган иде инде. Шул көннәрдә Тукай урамында яшәүче Чвановлар гаиләсе йорты янындагы чиянең ак чәчәкләре барлыкка килгән. Йорт хуҗалары чәчәкләрне очраклы гына күреп алганнар. Яшь агач аларны быел әчкелтем татлы җимешләре белән сөендергән булган. Чия әле яфракларын коярга да өлгермәгән һәм инде беренче суыклар булуга да карамастан, янә чәчәк аткан.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: