Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлатта чәйнек җылыткычны 5 меңгә сатып алдылар

    Узган якшәмбедә шәһәр мәдәният сараенда Әниләр көненә багышлап оештырылган декоратив-гамәли эшләр күргәзмәсендә иң кыйммәтле әйбер чәйнек җылыткыч булгандыр, мөгаен.

    РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин әлеге экспонатны 5 мең сумга сатып алды. Моннан тыш, Фатих Сәүбәновичка нурлатлыларның кул эшләреннән чәчәкләр экспозициясе дә бик ошады. Матурлыкны яратучы олы җанлы депутат Кәкре Атау авылында тәрбиягә бала алып үстерүче Сәгыйровларның 8 баласына да үз күчтәнәчен тапшырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: