Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлатта Әдәбият көннәре үтәчәк

    ТР Язучылар берлеге рәисе, язучы, драматург, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты Данил Салихов һәм якташыбыз, язучы, әдәбият галиме, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Тәлгать Галиуллин районыбызга эшлекле сәфәрләре кысаларында нурлатлылар белән түгәрәк өстәлдә дә катнаштылар.

         Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре музеенда район башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов башлангычында оештырылган очрашу барышында сөйләшү районыбызда Татар әдәбияты көннәре оештыру һәм Кычытканлы авылында Тәлгать Галиуллин исемендәге музей ачу темаларына багышланды. Фикер алышуда районның мәдәни-социаль, мәгариф өлкәләре җитәкчеләре дә катнашты.

        Әдәбият бәйрәме якынча 19 февральгә билгеләнде. Кычытканлы авылында танылган якташыбызга музей ачу да шул ук көнгә планлаштырылды. Республиканың танылган язучылары, әдәбият белгечләре, галимнәре катнашында Киекле-Кизләү, Фома, Бикүле, Чулпан, Якты Күл авылларында мәктәп укучылары, авыллар халкы белән очрашулар үтәчәк, соңыннан чара киң формат алып, шәһәр Мәдәният сараенда дәвам итәчәк. Түгәрәк өстәл артында ике яклы фикер алышу барышында чараларның якынча программасы, үткәрү шартлары билгеләнде.

     

     

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: