Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта директорлар ГТО тапшырды

Бүген, 26 ноябрьдә районның мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре ГТО нормалары тапшырды.

Башта мәгариф идарәсе җитәкчесе Ленар Маняпов рәислегендә директорлар һәм мөдирләр арасында киңәшмә үтте. Биредә дә сөйләшүнең төп темасы мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында ГТО нормалары тапшыру буенча эшне оештыру мәсьәләләренә багышланды. Аннан гимназиянең ике спорт залында мәгариф идарәсе җитәкчесе үзе дә, идарәнең хезмәткәрләре, мәктәп-бакча җитәкчеләре ГТО нормативлары тапшырды. Бу көнне алар отжимание, турникта тартылу, гер күтәрү, пресс ныгыту кебек унга якын төрдә үз мөмкинлекләрен сынадылар. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ленар Маняпов әйтүенчә, бу директор-мөдирләр өчен сынауның башы гына икән әле.
- Без әлегә көзге сессияне тапшырдык. ГТО нормаларының кышкысында чаңгыда йөгерү, йөзү кебек төрләр дә булачак, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат ГТО