Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта экология темасына аерым игътибар бирелә

Без Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгече Айрат Сафин белән очраштык. Экология елында бу тема аеруча актуаль яңгырый.

Белешмә
Айрат Алик улы Сафин
Нурлатта туган. Югары белемле, КФУны тәмамлаган. Өйләнгән, улы бар. 2013 елның июненнән - Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенең Нурлат районы буенча белгече.


- Сезнең функцияләрегез нидән гыйбарәт?
- Бу - табигатьне саклау законнары өлкәсендә күзәтчелек. Без дәүләти һәм экологик контроль буенча планлы һәм планнан тыш эшләр үткәрәбез, хокук бозуларны ачыклыйбыз һәм чараларын күрәбез. Шулай ук тирә-як мохитка тискәре йогынты ясауны киметә торган чараларны тормышка ашырыла. Моннан тыш, районара табигатьне саклау прокуратурасы органнары, шәһәр прокуратурасы, башкарма хакимиятнең федераль һәм муниципаль органнары белән берлектә эш алып барыла. Кыскасы, экологик хәлгә һәрьяклап контроль ясала.
- Сез район һәм шәһәрдәге экологик хәлне ничек бәялисез?
- Экологик хәл начар түгел, әмма эшлиселәр бар әле. Нәтиҗәләре турында сөйләргә иртәрәк, әмма аларның буласына ышанам.
- Экология елында Сез ниләргә игътибар бирәсез?
- Татарстан Республикасында игълан ителгән Экологик культура һәм тирә-як мохитны саклау елы кысаларында быел табигатьне саклау чараларын тормышка ашыру күздә тотыла. Аеруча су объектларын, мисал өчен Зур Чирмешәнне саклауга, шулай ук зыян күргән җирләрне рекультивацияләүгә җитди игътибар бирергә кирәк. 31 августта "Яшел Россия" акциясе үтте. 16 сентябрьдә мәктәпләрдә озон катламын саклауга багышланган Чисталык дәресләре узды. "Чиста һава" программасы эшли, ул автомобильчеләргә кагыла, трассаларда стационар постлар урнаштырыла. Постларда машиналарны туктатып, бүленеп чыккан газларның микъдарын тикшерәләр, кагыйдә бозулар ачыкланганда штрафлар салына. Һәм экологик хәлне яхшырту өчен экологик культура хакында уйланырга кирәк, ягъни һәркем үзгәрүне үзеннән башларга тиеш.
Экологиягә бәйле сорауларыгыз булганда, 2-06-05 телефонына хәбәр итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат