Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта эшмәкәр Ленинны кысрыкларга уйлаган

Тоткан да шәһәр элеваторы каршындагы Ленин һәйкәленә терәп үк ит һәм казылык продукциясе сата торган бердәнбер ларекны бастырып та куйган.

Мондый янәшәлекне теләсә ничек аңлатырга була: бердән, ул үз тарихи истәлекләребезгә хөрмәт җитмәүне күрсәтсә, тирәнрәк карасаң, Ленин бабаебыздан "үч алу" кебегрәк тә килеп чыга әле. Янәсе, күрәсеңме, Ильич, синең идеяләрең җимерелгәч, без авыз тутырып колбаса ашап яшибез...
Урынлы сорау туа: тарихи һәйкәл янәшәсенә ярты метр ара калдырып ларек куярга кем рөхсәт бирде икән эшмәкәргә? Ачыклавыбызча, алар сәүдә ноктасын урнаштыру өчен законда каралган тәртиптә урынны районның архитектура хезмәте белән килештереп, шәһәр җитәкчелеге рөхсәте белән Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы аренда килешүе төзергә тиеш булсалар да, бу инстанцияләрнең берсенә дә мөрәҗәгать итеп азапланмаганнар. Шуңа Ленинның карашында үпкәләүдән бигрәк шелтәләү төсмере дә чагылмый микән әле? Әйтик: жирне крестьяннарга бирдем дә йөз елдан соң үземә дә урын калмады, дип. Ирексездән мәгълүм мәкальгә бәйләп фаразларга гына кала: ларек Ленин яныннан күчмәсә, Ленинга ларекны ташлап китәрме калырмы икән...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат