Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта этләр гуманлы ысул белән тотыла

Сентябрьдә шәһәрдә сукбай этләрне тоту башланды.

Шул чор эчендә 8 хуҗасыз эт тотылган. Берничә ел элек шәһәрдә мондый эш башланган иде инде. Әмма питомник булмау сәбәпле, башлаган эшне азагынача җиткереп булмады. Быел иясез этләрне тоту конкурс нигезендә хәл ителә.
- Шәһәр башкарма комитеты сукбай этләрне тоту буенча агымдагы елның азагына кадәр Димитровград эшмәкәре белән килешү төзеде. Шул чорда Нурлатта ике балалар бакчасы территориясеннән, Түбән Нурлатта Садовая урамының 2нче йорты тирәсеннән, Вәлиәхмәтов урамында, Югары Нурлатта, Яшьлек һәм шикәрчеләр микрорайоннарында иясез этләр тотылды. Аларны махсус транспортта Димитровград питомнигына алып киттеләр. Стерильләштергәннән соң аларны җибәрәчәкләр, - диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Венера Мингалиева һәм этләрне атмыйлар да, үтермиләр дә, дип билгеләп үтте. Хайваннарны питомникта тотуга килгәндә, биредәге чаралар стерильләштерү белән генә чикләнми. Контрактта әйтелгәнчә, хуҗасыз этләргә ветеринар, йогышлы авыруларны ачыклау максатыннан, клиник тикшерү үткәрә. Тотылган хайванга исәп карточкасы тутырыла. Вакытлыча тоту пунктында сукбай хайваннар 15 көннән дә озаграк асралмый.
Күп кенә шәһәрлеләр, асылда, шәхси секторда яшәүчеләр үз этләрен бәйдән ычкындырып җибәрәләр. Сукбай хайваннарны тоту чаралары барышында аларның этләренең дә питомникка эләгүе ихтимал. Хуҗа кеше үз этен питомниктан гариза язып кына алып кайта ала. Әмма моның өчен аңа этне тотуга киткән чыгымнарны да капларга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат