Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

НУРЛАТТА ФАТИР САТУЧЫЛАР АЗАЙГАН

Россиядә долларның чираттагы бу кыйммәтләнүен нигездә нефтькә бәяләрнең арзанаюы һәм Америка һәм Евросоюз илләре тарафыннан кертелгән санкцияләр белән бәйлиләр. Нурлатлыларның күбесенә доллар белән еш эш итәргә туры килмәгәнлектән, байтагы кара көнгә "запас"ны банкларда яки өйдә сумнарда саклый. Тик долларның соңгы берничә айдагы сикереше шулкадәр тиз бара ки, бу очракта банкларның...

Кесәңдәге акчаңның очсызлануын көтеп тик утырудан файда юк, диләр белгечләр һәм аны кая да булса урнаштыру ягын карарга кушалар. Ә Россиядә акчаларны урнаштыруның иң ышанычлы юлларыннан берсе булып сумнарны күчемсез милеккә салу санала. Бу исә Нурлатта да үзен сиздерә башлаган.
- Доллар кыйммәтләнә башлагач, моңа кадәр күчемсез милекләрен сатуга куйган кешеләрнең күбесе сатуны туктаттылар. Фатир,
йортларын ашыгыч төстә сатучылар гына калды дияргә дә була, - ди күчемсез милек агенты Галина Казакова. - Аның каравы, сатып алучылар артты. Хәзер Нурлатның күчемсез милек базарындагы ситуацияне сорау зур, ә тәкъдим азайды дип сурәтләргә мөмкиндер, мөгаен.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X