Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта физкультурачылар көнен билгеләп үттеләр

Кичә, 10 августта Нурлатта физкультурачылар көнен билгеләп үттеләр.

Шикәрчеләр бистәсе стадионында узган бәйрәм чарасына район һәм шәһәрнең спортчылары, ветераннар һәм җанатарлар килгән иде. Спортчыларны бәйрәм белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Сингатуллина котлады.
"Нурлат районы спортчылары республикабызда алдынгы урыннарны яулап киләләр. Бүген районда спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар тудырылган, - диде ул бәйрәмгә җыелучыларга мөрәҗәгать итеп. Шунда ук Рәмзия Зәкиевна спортчыларга һәм әлеге тармакны үстерүдә өлеш кертүчеләргә район башлыгының рәхмәт хатларын да тапшырды. Рәсми өлештән соң спортчылар җиңел атлетика, футбол һәм волейбол буенча көч сынаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат