Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта: футболчылар кече күңелле була

Күптән түгел АТП футбол командасы Нурлатта инвалид балалары булган тәрбиягә бала алып үстерүче гаиләләргә ярдәм итү акциясе оештыру инициативасы белән чыктылар.

Берничә көн алдан алар 10 мең сум акча җыйдылар. Сумманы ике гаиләгә бүлделәр. Һәм 19 июньдә, балалар Сабантуенда команда җитәкчесе Марат Хәмидуллин әлеге акчаларны Васильевлар һәм Пироговлар гаиләләренә тапшырды. Алар исә футболчыларга чын күңелдән рәхмәтләрен җиткерделәр һәм акция традиционга әверелер, дигән өмет белдерделәр. Чөнки мөмкинлекләре чикләнгән балалары булган гаиләләр өчен матди ярдәм кайчагында бик тә кирәк була.
- Хәйрия акциясе дәвам итә. Футболчыларның игелекле башлангычы барлык нурлатлыларга да үрнәк булыр дип ышанасы килә, - дип билгеләп үтте үз чиратында команда тренеры Марат Хәмидуллин.
Бәйрәмдә тәрбиягә бала алып үстерүче гаиләләрдәге сабыйларны ишегалды футбол командаларына җәлеп итәргә кирәк, дигән тәкъдим дә яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат