Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта Габдулла Тукайның туган көне зур бәйрәм булып узды

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан “Киләчәк” балалар иҗаты үзәгендә бәйрәм чарасы үткәрелде.

Ул татар теле укытучылары һәм тәрбиячеләре, укучылар, балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар белән берлектә Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат җирле бүлеге карамагындагы “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы вәкилләре катнашында узды. 
Туган тел бәйрәме статусы алган Тукай көненә Нурлат шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрьләребез – Татарстан Республикасының Язучылар берлеге әгъзалары Илдус Диндаров, Фәүзия Мөхәммәтова һәм җирле шагыйрә Әлфия Төхвәтуллина бәйрәмнең махсус кунаклары буларак чакырулы иде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нәфыйгина Тукай сүзләре белән бәйрәм котлавы юллады. Бөек шагыйребез иҗатына багышланган бәйге-конкурсларда җиңүче укытучы һәм тәрбиячеләргә төрле дәрәҗәдәге мактау билгеләре һәм дипломнар тапшырылды. Республикакүләм мөһим чара буларак, финал туры ярышы Чирмешәндә узган “Аулак өй-баттл”да икенче урын алган “Ак калфак”лы  укытучылар һәм тәрбиячеләргә котлау сүзләре җиткерелде, ярышның Казанда узачак финалында катнашу хокукына ия булган шагыйрә Фәүзия Мөхәммәтова Бөтендөнья татар конгрессының дипломы белән бүләкләнде. 
Район мәгариф бүлегенең татар теле методисты Фәридә Ярмөхәммәтова һәм җирле “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Гөлия Галләмова алып барган тантаналы бәйрәм чарасы әдәби-музыкаль форматта узды, шагыйрьнең төрле елларда язылган шигырьләре сөйләнде, төрле телләрдә җырлары башкарылды, әкият геройлары сәхнәләштерелде.  Бәйрәм чарасы, һәрвакыттагыча, татар халкының гимны булган “Туган тел” җырын күмәк  башкару белән тәмамланды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев