Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта гаризаларны яңабаштан теркәү башланды

Чәршмәбедән Нурлатта балалар бакчасына ата-аналар түләве өлешен өстәмә компенсацияләүгә гаризаларны яңабаштан теркәү өчен документлар җыю буенча мобиль офислар эшли башлады.

Бүгенге көндә Нурлат районында 1370 ата-ана өстәмә компенсация ала. Аларга уңай булсын һәм бу эш озакка сузылмасын өчен шәһәрнең 10 балалар бакчасында мобиль офисларның эш графигы төзелде. Республика матди ярдәм үзәгенең Нурлат районы буенча 33нче бүлеге белгечләре эш көне азагында билгеле бер вакытта мәктәпкәчә учреждениеләргә киләләр. Документлар гыйнвардан алып мартка кадәр өч агымда кабул ителәчәк.
- Компенсация ата-аналар барлык тиешле документларны тапшырган айдан алып исәпләнеләчәк. Алдагы түләүләрнең срогы чыгар алдыннан белгечләргә мөрәҗәгать итү ата-аналарның үз кызыксынуында, - ди 33нче бүлек мөдире Әлфия Сараева. - Инде өстәмә компенсация алучы ата-аналар бу процедураны яхшы белә һәм яңабаштан теркәлү өчен тиешле документларны алдан ук әзерләп куя. Моннан тыш, тәрәиячеләр дә аңлату эшләре алып баралар.
Компенсация алуга гаризаны Республика матди ярдәм үзәге бүлегенең үзендә дә бирергә була. Әмма әти яисә әни кеше нигезле сәбәпсез беркайда да эшләмәгән гаиләләргә компенсация түләнми.
Маргарита Литта

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат