Нурлатта “Георгий тасмасы” акциясе старт алды
"Язгы изгелек атнасы" Республика акциясе кысаларында районда 22 апрельдән "Георгий тасмасы" акциясе старт алды.
Чара районда 10 ел рәттән үткәрелә һәм быел ул Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Балалар оешмалары берлеге һәм "Яшь гвардия" оешмасы әгъзалары акциянең беренче көнендә генә 200 дән артык тасма тараттылар.
Җиңү бәйрәменә "Казан текстиле" җәмгыяте 10 мең километрда георгий тасмасы җитештерергә планлаштыра. Бу - 33 миллион лентага җитәчәк. Ә районда 9 майга кадәр 1000 тасма таратылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев