Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне халыкның активлыгы белән үтә

Нурлатта Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне кысаларында кабул итүне көндезге 12дә берьюлы дүрт вәкаләтле зат - район башлыгы Равил Кузюров, район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова, район һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчеләре Әсгать Габдуллин һәм Нәгыйм Сафиуллин башлап җибәрделәр.

Һәр дүрт ноктада кабул итү халыкның активлыгы белән бара, нурлатлылар вәкаләтле затларга үзләрен борчыган төрле сораулар белән мөрәҗәгать итә. Мәсәлән, район башлыгы Равил Кузюровка мөрәҗәгать итүчеләр арасында Электростанция урамының 3нче йортында яшәүчеләр дә бар иде. Шул йортта яшәүче Серафима Казакова әйтүенчә, аларда электр уты өчен ОДН борчу тудыра. Район башлыгы халыкның гозерен тыңлап, бу мәсьәләгә ачыклык кертү өчен җаваплы затлар билгеләде һәм мөрәҗәгать буенча бер атна эчендә тиешле чара күрергә кушты.
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне Россия Федерациясе Президенты әмере буенча 2013 елның 12 декабреннән бирле үткәрелә. Алда телгә алынган дүрт заттан тыш, көндезге 2дән районның төрле учреждениеләрендә дә кабул итүләр бара, ул 20.00га кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат кабул итү көне