Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта Гражданнарны бердәм кабул итү көне уза

1 декабрь - "Бердәм Россия" партиясенең туган көнендә партиянең барлык җәмәгать кабул итү бүлмәләрендә Бердәм кабул итү көннәре уза.

Партиянең Нурлат җирле бүлекчәсендә дә кабул итү иртәдән зур җанлылык белән башланды. Мәдәният сараенда кабул итүне җирле бүлекчә секретаре, район башлыгы Равил Кузюров , ТР Дәүләт Советы депутатлары Илгиз Салихов һәм Рәис Сөләйманов, район һәм шәһәр Советы депутатлары, башкарма хакимият органнары, юридик хезмәт, социаль службалар, прокуратура вәкилләре һәм җитәкчеләре башлап җибәрделәр. Берүк вакытта авыл җирлекләренең административ биналарында башлангыч бүлекчәләрнең җәмәгать кабул итү бүлмәләре дә эшли, авыллар халкы Skype аша сорауларын турыдан-туры төрле дәрәҗә депутатларга бирә алалар.
Граҗданнарны кабул итү график буенча көн азагына кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Гражданнарны бердәм кабул итү көне