Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта Гыйматдинов урамының 60нчы йортына бәйрәм килде

Капиталь ремонттан соң ерактан ук балкып торучы, төсле шарлар белән бизәлгән йорт, ишегалдында - кайнар самавыр, чәкчәк-бавырсаклар, чәчәк бәйләмнәре һәм канәгать елмаючы халык.

Бүген Гыйматдинов урамының 60нчы йортында яшәүчеләр йортларында капиталь ремонт тәмамлануын әнә шулай зурлап Ишегалды бәйрәме ясап билгеләп үттеләр.
- Хәзер йортка керергә дә күңелле. Подъездыбызда тәртип, чисталык. 20 еллык йортыбызны өр-яңа ясап куйдылар, түбәсен, фасадын, канализация, җылылык системаларын алмаштырдылар, подъездны ремонтладылар, бик зур рәхмәт, - ди шул йортта яшәүче Галина Сафронова.
60нчы йорт караган "Комфорт" ТСЖсы рәисе Марина Демидова әйтүенчә, быел алар ширкәтендә 3 йортка капиталь ремонт программасы буенча яңа сулыш бирелгән. Программа гамәлгә кергәнне бирле исә 24 йорт капиталь ремонтланган.
Ишегалды бәйрәмендә катнашучылар исә шунда ук "Президент белән бергә!" хәрәкәтенең Нурлат активистларына кушылып, ГТО нормалары да тапшыра алдылар.
Районда быел 15 йорт капиталь ремонтланган. Һәм аларның 5сендә Ишегалды бәйрәмнәре шулай гөрләп узган инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йорт бәйрәме