Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта гүзәл затларны котладылар

Бүген, 7 мартта, шәһәр Мәдәният сараенда Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап узган чарада "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" конкурсы җиңүчеләрен котладылар. Шунда ук районның 10 хатын-кыз-тыл хезмәтчәне Җиңүнең 70 еллыга багышланган юбилей медальләренә дә ия булды.

Бүләкләрне өлкәннәргә район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхат Габдуллин тапшырды. Әсхат Габдуллин районның барлык әниләрен, гүзәл затларын, хатын- кызларны язның иң матур бәйрәме белән котлап, һәрбарчасына рәхмәт һәм ихтирам сүзләре белдерде. Тантаналы чарада катнашкан РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин да гүзәл затларга үз котлауларын җиткерде.
Традиция буенча, чара гүзәл затларның иңнәренә ак яулыклар салудан башланды. Балалар иҗаты үзәге, үзәк китапханә һәм "Дива" модалар театры әзерләгән күргәзмәләр, мул чәй табыны, чәчәкләр һәм чын күңелдән әйтелгән котлау сүзләре, бәйрәм концерты - барысы да гүзәл затларга багышланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат 8 март