Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта Халык җыены ачыктан-ачык сөйләшү формасында үтте

31 августта Нурлатның ял паркында Халык җыены нурлатлыларның зур активлыгы белән һәм халык белән район җитәкчелеге арасында ачыктан-ачык сөйләшү форматында үтте.

Халыкның проблемаларын тирәнтен өйрәнү һәм көнүзәкләрен "Бердәм Россия" партиясенең якындагы 5 еллык программасына кертү максатыннан чарада район һәм шәһәр башлыгы Равил Кузюров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча Комитет рәисе урынбасары Марат Хәйруллин, район кураторы, республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, "Нурлатнефть" НГДУсы начальнигы Илгиз Салихов катнаштылар һәм чыгыш ясадылар. Халык җыенында нурлатлылар бүгенге көндә район һәм шәһәрдә алып барыла торган матур зур үзгәрешләрне хуплауларын белдереп, район җитәкчелегенә рәхмәтләрен белдерделәр. Шунда ук районның үсешенә йогынты ясарлык үз фикер-тәкъдимнәрен җиткерделәр, көнүзәк сорауларны күтәрделәр. Алар нигездә шәһәрнең яңа микрорайоннарында балалар бакчалары, мәктәп, юллар төзү, шәһәргә әйләнеч юл ясау, шәһәр стадионын, ЗАГС төзелешен тәмамлау, шәһәр үзәгендә тротуарлар төзүгә кагылышлы иде. Район башлыгы халыкның сорауларына җентекле җаваплар бирде һәм аларның иң мөһимнәре үсеш программасына иң беренче чиратта кертеләчәк, дип билгеләп үтте. Чарада сорауларын телдән бирә алмаучылар аларны биредә эшләгән җәмәгать кабул итүенә язмача да биреп калдыра алдылар. Әлеге сорауларга конкрет җаваплар районның рәсми муниципаль сайты аша да биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат