Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта Халыкара инвалидлар көненә багышланган концерт узды

Узган якшәмбе көн Нурлат балалар сәнгать мәктәбендә Халыкара инвалидлар көне уңаеннан үткәрелгән тантаналы чарадан башланды.

Бу көн тантаналы үткәрелсә дә, моңсу төсмердә. Чөнки ул җәмгыятькә янәшәбездә авыру һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр булуын һәм аларның проблемаларына карата игътибар җәлеп итү кирәклеген белгертүче үзенчәлекле көн. Һәм район башлыгы Равил Кузюров әйтүенчә, календарьдагы бу дата сокландыргыч һәм гаҗәеп кешеләрнең тырышлыклары һәм сабырлыклары турында сөйли.
- Кайчагында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр ирешкәннәр шулкадәр гаҗәпләндерә, барыбыз да бу кадәр булдыра да алмас идек, мөгаен, - дип билгеләп үтте ул үзенең чыгышныда.
Әнә, проблемалары күп булуга карамастан, алар район һәм республика чараларында катнашалар, җиңүләр яулыйлар, үз эшләрен төрле дәрәҗәдәге күргәзмәләргә куялар. Бу көнне дә Равил Әфраимович "Игелекле куллар эше" дип аталган район декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшьләр өчен "Без - Россия гражданнары!" республика иҗади бәйгесенең җиңүчеләренә бүләкләр тапшырды.
Районның социаль яклау бүлеге начальнигы Ирина Афанасьева, картлар һәм инвалидлар йорты директоры Евгений Савинов да чарада катнашучыларга күп җылы һәм матур сүзләр җиткерделәр. Алар шулай ук физик мөмкинлекләре чикле булганнарга батырлыклары, чыдамлыклары һәм башкалар белән тигез яшәргә омтылулары өчен рәхмәт белдерделәр.
Бәйрәм чарасы "Ветеран" халык хоры һәм сәнгать мәктәбенең иҗат коллективлары чыгышлары белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат