Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта хәмер сату азайган, эчеп үлүчеләр арткан

Нурлат районында аракы сату аз булса да, эчү нигезендә җинаятьләр һәм үлем очраклары арткан.

Бу хакта Нурлат муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча тармакара комиссия утырышында хәбәр ителде. Агымдагы елның 9 аенда районның алькоголь сатучы 47 коммерция оешмаларында барлыгы 532077 литр алкоголь продукциясе сатылган. Бу - узган елның шул чоры белән чагыштырганда 8,4 процентка аз. Ә менә сыйфатсыз алкоголь продукциясен эчеп агуланган 11 кешенең 8се үлгән. Үлүчеләр нигездә Төрнәс, Сәләнгеш, Биляр Озеро авылларыннан һәм шәһәрлеләр. Бу чорда исерек көе кылынган җинаятьләр саны да арткан. Узган ел 63 очрак булса, быел ул 94кә җиткән. Шуларның 5се - үтерү. Район үзәк хастаханәсенең наркология бүлегендә алкоголизм диагнозы белән барлыгы 145 кеше исәптә тора. Шуларның 18е - хатын-кыз. Балигъ булмаганнар комиссиясендә барлыгы 21 яшүсмер исәпкә куелган. Шуларның 5се спиртлы эчемлекләр эчкән өчен тоткарланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат