Нурлатта хуҗалыкларның язгы чәчүгә әзерлеге тикшерелде
Кичә, 2 апрельдә, районның барлык хуҗалыкларында техниканың язгы чәчүгә әзерлеге тикшерелде.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инженер-техник тәэмин итү бүлеге белгече Ян Клетенков җитәкчелегендә махсус комиссия әзерлекне 40 баллы система буенча бәяләде. Нәтиҗәдә, иң зур баллны "АгроРазвитие"леләр алды - 39, икенче урында 38 балл белән "Южная" агрофирмасы. Калган хуҗалыкларның әзерлеге 37 балл белән бәяләнде, дип хәбәр итәләр районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев