Бүген, 29 августта балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комииссия утырышында 32 материал, 19 гариза - ходатайство каралды.
Комиссиягә килгән гаиләләрнең һәркайсында төрле очрак. Кемдер баласы төнге 11дән соң урамда йөргәне, кайберсе балигъ булмаган балаларының урамда аракы эчеп, тәмәке тартып, я булмаса наркотик кулланганы өчен җавап тотты. Комиссия утырышында Россия Эчке эшләр бүлегенең Нурлат районы бүлегеннән кергән материаллар да каралды, ике балигъ булмаган баланы комиссиягә исәпкә дә куйдылар.