Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта ике көн эчендә 2 бала зыян күргән

Узган атнада район юлларында балалар катнашында 2 юл - транспорт һәлакәте теркәлгән.

8 декабрьдә Кузайкино - Нурлат автомобиль юлының 75нче километрында "Рено-Логан" маркалы таксие йөк машинасын машинасын узарга тырышып каршы як полосага чыга, "Нефаз" таккычына килеп бәрелә.
- Ике пассажир-әни белән 7 яшьлек бала зыян күрә, - ди пропаганда инспекторы Ринат Мөгайнетдинов. - Умыртка баганасы зыян күргән әни Чистай район үзәк хастаханәсенә җибрелсә, таксиның кечкенә пассажирының умрау сөяге зарарлана. Балага вакытында медицина ярдәме күрсәтелә һәм өйгә җибәрелә.
"Камыр Батыр" балалар бакчасына йөрүче нәни җәяүлне исә 9 декабрьдә 17.30 сәгатьтә бәрдерәләр. Киемендә ут кайтаргыч элеметлары булмаган һәм юлның тиеш булмаган урыннан әбисе белән бергә баручы баланы "Ваз" автомобиле шоферы күрми. Юл - транспорт һәлакәтендә зыян күргән 5 яшьлек сабый район үзәк хастаханәсенң хирургия бүлегенә озатканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат ДТПлар