Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта инвалидлар ункөнлеге узачак

Районда традиция рәвешендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә багышланган декада үтәчәк. Ул игътибарны алар көнкүрештә очраша торган авырлыкларга юнәлтергә һәм киңкырлы ярдәм күрсәтергә югәлтелгән.

Декада кысаларында түбәндәге чаралар программасы планлаштырылган:

3 декабрь 10.00дә – шәһәр Мәдәният сараенда бәйрәм концерты;

шул ук көнне 14.00дә – җирлекара үзәк китапханәнең Халыклар дуслыгы йортындагы филиалында мөмкинлекләре чикләнгән язучы Илдар Хәйруллинның китапларын тәкъдир итү;

5 декабрь 10.00дә – Галимҗан Хөсәенов исемендәге Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында спорт фестивале;

6 декабрь 10.00дә – Халыклар дуслыгы йортында “Миңа игелек белән кагыл” тантаналы чарасы.

Бу көннәрдә район учреждениеләре, оешма-предприятиеләрендә план буенча тематик очрашулар, хәйрия акцияләре узачак. Инвалидларның өйләренә бару да планлаштырылган. Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музеенда экскурсияләр оештырылачак.

Декада вакытында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен 8.00дән 16.00гә кадәр 2-06-66, 2-06-05 телефоннары буенча “кайнар линия” эшләячәк. Шулай ук социаль хезмәт күрсәтү мәсьәләләре буенча консультация алу өчен 2-21-30 номеры буенча “туры линия” оештырыла. Ул ай буе эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев