Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта җирле шагыйрәнең иҗат кичәсе үтте

Узган атнада үзәк китапханәдә җирле шагыйрә Антонина Халипаның иҗат кичәсе үтте.

Бу очрашуга исә якташыбызның "Помнит сердце..." дигән беренче шигырьләр җыентыгы чыгу сәбәпче булды. Бу Антонина Халипаның иҗатын сөючеләр өчен көтеп алынган бүләк булды. Кичәдә бу хакта Антонина Алексеевна 20 елдан артык эшләп киткән бораулау эшләре идарәсеннән коллегалары да, тугры дуслары, җирле авторлар, очрашуны оештыручылар да сөйләде. Антонина Халипаның үз шигырьләрен укуы бәйрәмнең матур бизәге булды. Үз чиратында автор җыентыкны чыгаруда зур эш башкарганнары өчен китапханә коллективына рәхмәтен белдерде. Тәкъдир итү кысаларында Антонина Халипаның үз адресына да шактый күп җылы сүзләр, теләкләр яңгырады. Һәм бу җыентыгы аның соңгы иҗат җимеше булмас әле, дип ышанасы килә.
Маргарита Литта

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат