Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлатта исерек шофер һәлакәт урыннан качкан

    Нурлат - Чуваш Тимерлеге автоюлында машина йөртүче таныклыгы булмаган килеш руль артына утырган 30 яшьлек беркайда да эшләмәгән нурлатлы төнге 1.30да бәлки ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очрашырмын дип башына да китермәгән булгадыр. Әмма юлның текә борылышында идарәне югалтып кюветка төшә.

    Нәтиҗәдә, тәҗрибәсез машина йөртүче белән пасажир да зыян күрә. Төрле тән җәрәхәтләре алган пассажир бүген ЦРБның хирургия бүлегендә дәвалана. ДТП урыннан качкан һәм спиртлы эчемлек кулланган гаеплене ДПС инспекторлары бик тиз эзләп табалар һәм җинаять җаваплыгына тарталар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: