Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлатта караклар совет машиналарын сайлый

    Шәһәрдә йорт яныннарында куеп калдырылган машиналарны вату, әйберләрен урлау очраклары арта башлады.

    Әлеге күңелсез тенденцияне полиция хезмәткәрләре машина хуҗаларының игътибарсызлыгы нәтиҗәсе дип атый. Шуңа да бу көннәрдә районда "Машинаңны сакла!" дип аталган Республика акциясе старт алды."Мошенниклар саклык системаларын ватуның яңа алымнарын кулланалар", - диләр полиция бүлегендә машина хуҗаларынынан уяулык сорап.
    Республика буенча машиналарны вату гына түгел, урлау очраклары да арткан. Мәгълүматлардан күренгәнчә, ел башыннан гына Татарстанда 737 машина урлау очрагы теркәлгән. Иң "популярлары" бер еллык-ел ярымлык - Калина, Приора, ВАЗ-2114 машиналары, ди.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: