Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта Картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләрне Өлкәннәр көне белән котладылар

Кичә, 2 октябрьдә, Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Сингатуллина өлкәннәрне район җитәкчелеге исеменнән котлап, җылы теләкләрен җиткерде. Биредә яшәүче тыл һәм хезмәт ветераннары "Бердәм Россия"нең Нурлат җирле бүлекчәсе әзерләгән бүләкләрне дә сөенеп кабул иттеләр, мәдәният бүлегенең эчтәлекле җылы концертына да күңелләре булды. Тамашачылар "Ветеран" хоры, "Калейдоскоп" халык миниатюралар театры коллективлары һәм районның башка сәхнә осталарының чыгышларын алкышлап кабул иттеләр. Интернат-йорт директоры Евгений Савинов та өлкәннәрне бәйрәм белән котлады һәм һәркайсына бүләкләр тапшырды.
Ә аннан соң бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Биредә эшләүчеләр өлкәннәргә тәмле сыйлар белән бергә концерт номерлары да тәкъдим итте. Өлкәннәрнең кайберләре түзмәде, үзләре дә җыр һәм биюгә кушылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат