Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта кайсы мәктәп кунаклары юмарт булган?

Быел соңгы кыңгырау бәйрәменә чакырылган кунакларны мәктәпләргә күрсәтелгән иганәчелек ярдәме җәһәтеннән ике төркемгә: юмартларга да бик үк юмарт булмаганнарга, ә мәктәпләрне отышта һәм бик үк отышта булмаганнарга бүлеп булыр иде. Отыштагылар исемлеген шәһәрнең 3нче мәктәбе ача: кунаклар мәктәпкә 85 мең сум акчага сертификат, чәй сервислары, флэш-накопительләр бүләк иткәннәр. Гимназиягә исә...

Быел соңгы кыңгырау бәйрәменә чакырылган кунакларны мәктәпләргә күрсәтелгән иганәчелек ярдәме җәһәтеннән ике төркемгә: юмартларга да бик үк юмарт булмаганнарга, ә мәктәпләрне отышта һәм бик үк отышта булмаганнарга бүлеп булыр иде.

Отыштагылар исемлеген шәһәрнең 3нче мәктәбе ача: кунаклар мәктәпкә 85 мең сум акчага сертификат, чәй сервислары, флэш-накопительләр бүләк иткәннәр. Гимназиягә исә 50 мең сум акчага сертификат өстенә велосипед, принтер, музыкаль үзәк, өстәл лампалары, банер һәм мәктәпнең козырегын ремонтлауга килешү дә кергән. 1нче мәктәп кунаклары да юмартлык күрсәткәннәр-50 мең сумга сертификат тапшырылган. 4нче мәктәп соңгы кыңгырауда 25 меңгә сертификатка һәм факслы телефонга ия булган. Кыскасы, бу көнне район мәктәпләренә 290 мең сумнан артыклык акчалата һәм әйберләтә ярдәм күрсәтелгән. Шунда ук отышсызлар исемлеген дә атыйсы кала: шәһәрнең 2нче мәктәбе грамота белән генә чикләнгән. Колбай Мораса һәм Сәләнгеш авыл җирлекләре дә үз мәктәпләренә хөрмәтен күрсәтә алмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат