Нурлатта Халыкара туган тел көне уңаеннан чаралар уза
Бүген билгеләп үтелә торган Халыкара Туган тел көне унаеннан Бөтендөнья татар конгрессынын Нурлат бүлеге әгьзалары Киекле авылының “Умырзая” балалар бакчасында, мәдәният йортында һәм урта мәктәптә булып, Татарстан Республикасының Телләр турындагы канунының үтәлешен карадылар.
Алар шулай ук мәктәп музеенда балалар әзерләгән бик матур бәйрәмдә катнаштылар. Балаларның үз туган телләрендә камил сөйләшүе, җырлар-шигырьләр башкарулары биредә туган телгә мәхәббәт тәрбияләү буенча зур эш алып барылуын күрсәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев