Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта “Киләчәккә – билет” республика иншалар бәйгесенең район этабы җиңүчеләрен котладылар

Нурлат шәһәре халкының мәшгульлек үзәге узган атнада "Киләчәккә - билет" республика иншалар бәйгесенең район этабы җиңүчеләрен котладылар.

Бәйгенең 12 җиңүчесе арасында гимназиядән дә 2 укучы бар. Аларны чәршәмбе көнне гимназиягә барып, сыйнфташлары алдында котладылар. 9нчы сыйныф укучысы Язилә Мөхәммәтова (җитәкчесе Гүзәл Хәммәдиева) бәйгедә шигъри формадагы " Минем к иләчәгем - минем кулларда" дип аталган номинация буенча катнашкан булган.
- Мин - укытучылар нәселеннән. Шуңа үзем дә укытучы булырга хыялланам. Шигырем дә шул хакта иде,- ди кыз.
7 нче с ыйныф у кучысы Гөлнар Кәримова (җитәкчесе Гүзәл Кәримова) исә бәйгедә 3нче урынга лаек дип табылган.
- Иншамда мин төрле һөнәрләр турында яздым, - ди ул. - Аларның барысы да кирәк. Әмма нинди һөнәр сайласаң, нинди генә
эш башкарсаң да, барыннан да бигрәк яхшы кеше булып калу мөһим. Шунда гына син кешеләргә файда китерә алачаксың.
Республикада инде биш ел рәттән үткәрелеп килүче әлеге бәйге укучыларны әнә шулай тирән фикер йөртергә, һөнәрләр турында уйланырга мәҗбүр иткән. Хәер, бәйгенең максаты да укучыларда һөнәрләргә, аеруча эшче һөнәрләргә карата кызыксыну
уяту бит.
- Быел бәйгедә шәһәрдән дә, авылдан да укучылар бик актив катнаштылар. 4нче мәктәптән Алена Машарова, Егоркинодан Евгения Пичушкина, 9нчы мәктәптән Дамир Шакиров һәм гимназиядән Язилә Мөхәммәтова 4 номинация буенча җиңүчеләр дип табылды, - ди үзәкнең әйдәп баручы инспекторы Фәния Хәсәнова. - Бу көннәрдә мәктәпләргә йөреп, аларның һәркайсына Грамота һәм акчалата бүләкләр тапшырып чыгачакбыз. Бүләкләр белән исә район башкарма комитетының яшәләр эшләре һәм спорт бүлеге ярдәм итте.
Җиңүчеләрнең эшләре республика турына юлланган. Бәйгегә республика күләмендә нәтиҗә ясалмаган әле. Әмма биредә җиңү
яулаудан бигрәк, укучыларның сайлыйсы һөнәрләре турында җитди уйланулары мөһим, диләр үзәктә. Чөнки нәкъ менә дөрес
сайланган һөнәр киләчәккә ышанычлы билет булып тора бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат