Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта киләсе елга билгеләнгән капремонт башланды

Бүген, 21 декабрьдә ТР Министрлар Кабинетындагы республика Президенты Рөстәм Миннеханов үткәргән традицион видеокиңәшмәдә асылда капиталь ремонт уңаеннан якын көннәрдә төгәлләнергә тиешле эшләр турында сүз барды

Президент киңәшмәне Равил Кузюровны Нурлат районы башлыгы итеп билгеләнүе белән котлаудан башлады. Аннан ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин күпкатлы йортлардагы, мәгариф учреждениеләрендәге капиталь ремонт, күпфункцияле үзәкләр төзелеше һәм башкалар турында гомуми хисап тотты. Шунысы сөенечле, бу көнне тәнкыйть угына эләккән район-шәһәрләр арасында Нурлат юк иде. Шулай да якын көннәрдә кадастр исәбе буенча документ эшләрен төгьлләргә кирәклеге билгеләп үтелде. Нурлатта киләсе елгы капиталь ремонт планына кертелгән йортларның сигезесендә бүген эшләр бара. Равил Кузюров К.Маркс урамындагы күпфункцияле үзәкне төзүне дә төгәлләп, 31 декабрь бәйрәм көнне файдалануга тапшыру тәкъдимен кертте.
Киңәшмәдә ТРның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов елга якынча йомгак ясады. Нурлат районы биредә бөртеклеләрнең уңышлылыгы уңаеннан мактап телгә алынды. Шунда ук сөт җитештерү һәм аны реализацияләүгә кагылышлы мәсьәлә дә күтәрелде. Равил Кузюров район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ислам Сафиуллинга халыктан сөт сатып алу бәяләрен бераз күтәрү мөмкинлеген карарга кушты.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат капремонт ТР Президенты ТКХ