ХӘБӘРЛӘР
Нурлатта конкурс җиңүчеләре ачыклана
Дүшәмбедән район башкарма комитетының мәдәни үсеш бүлеге белгечләре Тимерлек юнәлешенә авыл мәдәният йортлары һәм клубларына чыкты. Белгечләрнең максатлары- "Һәр торак пунктка-үрнәк мәдәният учреждениесе" конкурсы җиңүчеләрен билгеләү.
Әлегә нәтиҗә ясарга иртәрәк булса да, кайбер мәдәният йортларының үз тирә-якларын тәртиптә тотуда зур фантазияне эшкә җигүләре билгеле инде. Әнә, Чулпан мәдәният йорты чын мәънәсендә әкият патшалыгын хәтерләтә. Биредә кул астындагы төрле материаллардан ясалган әкият геройлары, җәнлекләр дә, төрледән-төрле чәчәкләр тулы бакча да игътибарны җәлеп итмичә калмый. Шунда ук алар авыл йорты күренешен дә булдырганнар: читән янында борынгы йорт кирәк-яраклары фонында утырган "әби" белән "бабай" биргәк тә килешле килеп чыккан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев