Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта: координацияле эш нәтиҗәсен бирә

Бүген Нурлат районында икътисадый кризис шартларында икътисад объектларының тотрыклы эшен оештыру буенча кризиска каршы штабның чираттагы утырышы булды.

Район башлыгы Равил Кузюров алып барган әлеге утырышта штаб эшчәнлеге турында мәгълүматны Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин бирде. Районда бу юнәлештә нәтиҗәле хәрәкәт бара. Халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссия 9 утырыш үткәргән, аның нәтиҗәләре буенча чаралар күрелгән. Бәяләргә мониторинг һәм нигезсез күтәрелүләргә чик кую, ярминкәләр оештыру, товар сатучыларны электрон сатулашуларга тарту-әлеге юнәлештәге эшчәнлекнең берничәсе генә. Нәтиҗәгә исә барлык слуҗбаларның координацияләнгән эше аша ирешелә. Утырышта хезмәт базарында киеренкелекне киметү, салым түләүләрен һәм пенсия иминиятенә иминият кертемнәрен, социаль иминият фондына түләүләр җыюны активлаштыру буенча ясалган информацияләр тулы картинаны тудырдылар. Әлбәттә, бурычлылар да ачыкланды, алар буенча район башлыгы һәр очракка шәхси якын килеп эшләргә кушты. "Агророзвитие плюс" ОООсы генераль директоры Дмитрий Попин үз хуҗалыкларындагы хәлне яктыртты. Аның чыгышыннан күренгәнчә, агымдагы хезмәт хакын һәм салымнарны түләү буенча проблема юк, кыскартулар көтелми, әле 5 вакансия дә бар.

Утырышка йомгак ясап, Равил Кузюров авыл хуҗалыгы предприятиеләрен кредитлау мәсьәләсен ике атна эчендә тулысынча хәл итәргә күрсәтмә бирде. Чыгымнар нигезләнгән булырга, ярминкәләр үтеп торырга, социаль түләүләр һәм кетремнәрне үзвакытында башкаруга ныклы мониторинг булдырырга, бер сүз белән әйткәндә, кризисның яшәешкә йогынтысын мөмкин кадәр йомшартырга-болар көн тәртибендә калачак төп бурычлар буларак билгеләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат кризиска каршы штабның чираттагы утырышы