Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта коткы таратырга маташалар

Бу көннәрдә нурлатлыларның почта әрҗәләрендә соңгы вакыйгалар уңаеннан "гаделлек урнаштырырга " чакырып язылган мөрәҗәгатьләр пәйда булды.

Бу уңайдан без шәһәр прокуроры Әнис Вәлиулловка мөрәҗәгать иттек.
-Конкрет фактка нигезләнмәгән бу мөрәҗәгатьләр Нурлатта хәлнең стабильләшүе белән килешмәгән һәм һәртөрле коткы таратырга тырышкан деструктив көчләр барлыгы турында сөйли,-диде Әнис Җәмилович әлеге күренешкә бәя биреп.- Әмма алар явыз максатларына ирешә алмас, халыкның нигезсез коткыга бирелмәскә акылы җитәр дип уйлыйм. Ситуация ныклы контрольдә, иҗтимагый иминлек тәэмин ителә. Хәзер мәгълүм вакыйгалар уңаеннан кузгатылган эшләр буенча тикшерүләр бара, гаеплеләр закон нигезендә җәзага тартылачаклар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X