Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта күпфатирлы йортларның түбәләрен ремонтлыйлар

Узган атнада шәһәрдә күпфатирлы йортларның түбәләрен ремонтлау буенча масштаблы эш башланды. Ул нефтьчеләрнең ярдәме белән мөмкин булды.

Агымдагы ел азагына якынлашуга карамастан, торак ремонты белән бәйле эшләр кичектерелми. Сүз түбә турында барганда бигрәк тә. Капиталь ремонт федераль программасы кысаларында ел саен төзүчеләр йорт түбәләрен алмаштырып торсалар да, бу әле проблема беткән дигән сүз түгел. Шәһәрлеләрнең мөрәҗәгатьләре дә шул хакта сөйли. Түбәләрен иң беренче чиратта алмаштыру кирәк булган күпфатирлы йортларның исемлеген шуннан чыгып билгеләгәннәр дә. Моннан өч айлап элек район башлыгы Равил Кузюров "Татнефть" җитәкчелегенә бу эшләрне башкаруда финанс ярдәме сорап мөрәҗәгать итә. Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Рөстәм Карама әйтүенчә, мөрәҗәгатьтә сүз 24 йорт турында барган.
- Безгә әлегә 10 йортның түбәсен ремонтлауга 25 миллион сум бүлеп бирделәр. Торак милекчеләре ширкәтләре, идарәче компанияләр җитәкчеләре халык ремонт сорап ешрак мөрәҗәгать иткән йортларның исемлекләрен бирделәр, - диде ул һәм эшләрнең икенче этабы да булачагына өмете булуын әйтте: - "Татнефть"кә тагы бер кат мөрәҗәгать итәчәкбез.
Гагарин урамындагы ике катлы йортның түбәсенә инде кирәк кадәр кирпеч, башка материаллар, бетон болгаткыч менгергәннәр. Биредә моңа кадәр йомшак түбә булган, хәзер аны ике яклы итәргә планлаштыралар.
- Бу объектта 8 кешелек бригада эшли, - ди подряд оешмасы директоры Михаил Митин. Түбәне профкалай блеән ябуга керешкәнче (ә аның гомуми күләме 1000 квадрат метрлар тәшкил итәчәк), подрядчыларга төзелеш эшләре башкарырга кирәк. - Биредә төтен-вентиляция каналларын кирпечтән күтәрәчәкбез, парапетларны, бәбкә өлеше корылмасын ясаячакбыз. Һава торышы шундый торса, эшне ай ярымда тәмамларга планлаштырабыз.
Бу йорт 1984нче елда төзелгән булган, шул вакыт эчендә биредә бер тапкыр да капиталь ремонт үткәрелмәгән. Быел ул җитәкчелекнең игътибары астында: җәен шәһәрдәге 50дән артык йорт белән беррәтттән аның да йорт яны территориясе ремонтланган. Беренче унлыкка кергән Хәммәдиев урамының 6нчы һәм Карл Маркс урамының 9а йортлары тиәсе дә ремонтланган булган быел. Шәһәрдә моннан тыш, тагы ике йорт түбәсенә 2015нче елга капиталь ремонт программасы кысаларында ремонт башланган. Медведский урамының 2нче йортында бу эшне "Новый дом", Сәлимҗанов урамындагы 19нчы йортта "НурлатЕврострой" төзелеш оешмалары башкара. Район башкарма комитетының төзелеш һәм ТКХ бүлегендә әйтүләренчә, программага кергән 6 йорт күчмә объектлар булып санала - аларда түбәләр ремонтланган инде.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X