Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта кризиска каршы штаб эшкә кереште

Бүген, 16 февральдә, район икътисадый советының һәм кризиска каршы штабның киңәйтелгән утырышы булды. Утырышны район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова алып барды, аның эшендә ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров катнашты һәм чыгыш ясады.

Районда икътисадый ситуация башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Руслан Морадыймов чыгышында яктыртылды, ул бүгенге көнгә тотрыклы буларак характерланды.Февраль башыннан 23 сәүдә ноктасында бәяләргә мониторинг үткәрелгән, алар буенча 3 ведомствоара комиссия утырышы узган. Хезмәт базарында киеренкелекне киметүгә юнәлтелгән чаралар күрелә. Эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү җәһәтеннән "Максат" пилот проекты кысаларында чаралар билгеләнгән. Чыгыш ясаучыларның һәрберсе агымдагы елда икътисадый сынауны лаеклы узу өчен корылган вәзгыятьне бәян иттеләр. Доллар һәм нефть бәясендәге сикерешләргә карамастан, "МакКОЙЛ" җәмгыяте җитештерүне узган елгы күләмдә калдырырга ниятли, ә эшләүчеләрнең хезмәт хакын гыйнвардан 15 процентка арттырган да әле. Алда телгә алынган ситуация һәм салым системасындагы үзгәрешләр тудырган финанс кыенлыкларын биредә чыгымнарны оптимальләштерү хисабына җиңәргә планлаштыралар. Бу хакта җәмгыятьнең башкарма директоры Дамир Ишкинив сөйләде. Аннан утырышта катнашучылар "Сөләйманов Ә.И." КФХсы, "Нурлат сөте" ОООсы, "Элис" ОООсында кризиска каршы эш тактикалары белән таныштылар. Эшмәкәрләр ассоциациясе рәисе Халидә Әбделманованың хәзерге шартларда эшмәкәрлек үсешенә комачаулык итә торган 11 төп сәбәпне атавы тыңлаучыларда урынлы сораулар да тудырды. Утырышта банк системаларындагы ситуация дә бәян ителде.

- Мондый характердагы утырышлар атна саен үткәреләчәк,-диде район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова.-Җитештерүне, халыкка хезмәт хакы түләүне, салымнар күчерүне тотрыклы итү өчен бар мөмкинлек эшкә җигелергә тиеш.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат штаб кризиска каршы штаб

2
X